Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Параллельные места
Кемгә башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелсә, ул аларның күңелен күтәрсен. Кем үзенекен башкалар белән уртаклашса, юмартлык белән уртаклашсын; кем җитәкче булса, ул тырышып җитәкчелек итсен; кем шәфкать күрсәтүче булса, шатланып шәфкать күрсәтсен. Мохтаҗ булган имандашларыгыз белән үзегезнекен уртаклашыгыз; кунакчыл булыгыз. Бер ирнең генә хатыны булып, алтмыш яшьтән ким булмаган тол хатын, үзенең игелекле эшләре буенча танылган булса: балалар тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, имандашларының аякларын юган, авырлык килгәннәргә ярдәм иткән һәм үзен һәртѳрле игелекле эшкә багышлаган булса гына, толларның бердәмлектәге исемлегенә кертелсен. Бу сүзләр хак. Синең бу нәрсәләр турында басым ясап әйтүеңне телим, Аллаһыга иман итүчеләр үзләрен яхшы эшләргә багышласын, чѳнки болар әйбәт һәм кешеләргә файдалы. Кешеләргә игелек эшләүне, үзегездә булганны бер-берегез белән бүлешүне онытмагыз – бу Аллаһы ярата торган корбан.
1. Тимофею
1 2 3 4 5 6
Выбор основного перевода