Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Анда хуш исле сумала яндыру ѳчен алтыннан ясалган изге ѳстәл вә алтын белән капланган килешү сандыгы бар иде. Сандыкка манна салынган алтын савыт, Һарунның чәчәк аткан таягы һәм Аллаһы әмерләре язылган таш такталар урнаштырылган иде. Тәхет ягыннан яшен яшьни, авазлар һәм күк күкрәгән тавышлар чыга иде. Ә тәхет алдында Аллаһының җиде рухы булган җиде ут яктырткычы янып тора иде. Фәрештә тѳтәсләү савытын алды һәм аны, корбан китерү урынындагы ут белән тутырып, җиргә ташлады. Шуннан соң, күк күкрәүләр, дѳмбердәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде. Беренчесе быргысын кычкыртты: кан катнаш боз һәм ут хасил булды, һәм алар җиргә ыргытылды. Җирнең ѳчтән бер ѳлеше, агачларның ѳчтән бер ѳлеше һәм бѳтен яшел үлән янып бетте. Аллаһы Йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт ѳстендә Утыручыга кѳчле тавыш белән: «Үзеңнең урагыңны алып ур: урак ѳсте җитте, чѳнки җир уңышы ѳлгерде», – дип кычкырды. Шуннан соң, болытта Утыручы Үзенең урагын җир ѳстенә җибәрде һәм уңыш урылды. Аннары күктәге Аллаһы Йортыннан башка фәрештә чыкты. Аның да үткен урагы бар иде. Моннан соң мин күрдем: менә күктә шаһитлек чатырындагы изге урын ачылды. Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәүләр булды. Кѳчле итеп җир тетри башлады: җирдә кеше яши башлаганнан бирле булмаган шундый кѳчле, шундый нык тетрәү булды! Күктән кешеләр ѳстенә зур-зур боз кантарлары ява башлады. Кешеләр бу бәла-каза ѳчен Аллаһыны хурлый иделәр, чѳнки ул ифрат та авыр иде.
Выбор основного перевода