Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнең күз алдында Гайсә күккә күтәрелде һәм болыт Аны аларның алдыннан алып китте. Шуннан соң күрәм: менә, күктә ачык ишек, һәм моңарчы миңа сѳйләгән быргыдай тавыш әйтте: «Монда мен. Мин сиңа моннан ары булырга тиешле нәрсәләрне күрсәтермен». Аннан соң, мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хѳкем итәргә хокук бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлек иткәннәре ѳчен һәм Аллаһы сүзе ѳчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр. (Үлгәннәрнең калганнары исә мең ел үтмичә терелмәделәр.) Бу – беренче терелү. Беренче терелүдә катнашучылар бәхетлеләр һәм изгеләр. Икенче үлем алар ѳстеннән хакимлек итми инде, ләкин алар Аллаһының һәм Мәсихнең руханилары булачаклар. Алар Мәсих белән бергә мең ел буе патшалык итәчәкләр.
Выбор основного перевода