Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Яхъядан Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: Хәзер Булучы, Булган һәм Киләчәк Зат – Аллаһыдан һәм Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, Мин – Альфа һәм Омега, – дип әйтә Раббы Аллаһы, – Бар булучы, Булган һәм Киләчәк Зат, Чиксез кодрәт Иясе. Һәрберсе алты канатлы, канатларының тышы һәм эче күзләр белән тулы бу дүрт җан иясе: «Изге, изге, изге, Булган, Бар булучы һәм Киләчәк Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы!» – дип бертуктаусыз кѳне-тѳне кабатлыйлар. Алар Аллаһы колы Мусаның җырын һәм Бәрәннең җырын җырлыйлар иде: «Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең эшләрең бѳек һәм искиткеч. Халыкларның Патшасы, Синең юлларың гадел һәм хакыйкый. Аннан соң, мин сулар фәрештәсенең әйтүен ишеттем: «Бар булучы, Булган һәм Изге! Син шулай хѳкем итеп, гадел эшләдең. Мин корбан китерү урыны ягыннан килгән тавыш ишеттем: «Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең хѳкемнәрең хакыйкый һәм гадел!» Алар – галәмәтләр күрсәтүче явыз рухлар. Алар бѳтен җир патшаларын Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бѳек кѳнендә сугышка җыяр ѳчен чыгалар. Шуңа күрә аңа бер кѳндә бәла-казалар – үлем, хәсрәт, ачлык киләчәк. Һәм ул утта яндырылачак, чѳнки аны хѳкем итүче Раббы кодрәтле!» Аннан соң, мин, зур халык тѳркеменнән чыккандай, шарлавык аккандай һәм кѳчле күк күкрәгәндәй тавыш белән әйтелгәнне ишеттем: «Раббыны мактагыз! Чѳнки Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһыбыз патшалык итә башлады! Аның авызыннан, халыкларга сугар ѳчен, үткен кылыч чыгып тора, һәм Ул Үзе алар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсу һәм ачу шәрабын изгечтә изә.
Выбор основного перевода