Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ләкин кирелегең һәм тәүбә итәргә теләмәгән йѳрәгең аркасында син Аллаһының гадел хѳкеме ачылачак ачу кѳненә җәзаңны арттырасың. Чѳнки Аларның бѳек ачу кѳне килде. Моңа каршы кем тора алсын?» Һәм икенче җанвар кечеләрнең һәм бѳекләрнең, байларның һәм фәкыйрьләрнең, иреклеләрнең һәм колларның уң кулларына яисә маңгайларына тамга салдырды. Ул кѳчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз! Чѳнки Аның хѳкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз!» – диде. Чѳнки Аның хѳкемнәре хакыйкый һәм гадел: җирне үзенең фәхешлеге белән бозыклыкка китергән Бѳек фахишәне Ул хѳкем итте, һәм Үзенең бәндәләренең каны ѳчен аннан үч алды». Аннары, җанвар һәм аның каршында галәмәтләр күрсәткән ялган пәйгамбәр кулга алындылар. Бу ялган пәйгамбәр җанвар тамгасын кабул иткәннәрне, аның сынына табынучыларны шул галәмәтләр ярдәмендә алдаган иде. Алар икесе дә янып торган күкертле күлгә тере килеш ыргытылды. Аннан соң, мин зур ак тәхет һәм анда Утыручыны күрдем. Аның йѳзеннән җир белән күк качты һәм, аларга урын табылмады.
Выбор основного перевода