9
Шуннан соң, бихисап күп кеше басып торганын күрдем; аларны һичкем санап чыга алмас иде! Алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән иделәр. Ул кешеләр ак киемнәргә киенгәннәр, кулларына хѳрмә ботаклары тотып, тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар иде.