Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
җиденче фәрештә үзенең быргысын кычкыртачак кѳнне, Аллаһы Үзенең колларына – пәйгамбәрләренә игълан иткәнчә, Аның сере гамәлгә ашкан булыр». Шуннан соң күктә сугыш башланды: Микаил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты. Аждаһа да үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты. Әмма аждаһа җиңелде һәм үзенең явыз фәрештәләре белән моннан ары күктә кала алмады. Бу зур аждаһа, бѳтен дѳньяны алдаучы, иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан, җиргә бәреп тѳшерелде; аның белән бергә явыз фәрештәләре дә бәреп тѳшерелделәр. Шуннан соң, мин күктә кѳчле тавыш ишеттем: «Менә Аллаһыбызның коткаруы, кодрәте, патшалыгы һәм Аның Мәсихенең хакимлеге урнашты! Чѳнки Аллаһыбыз алдында кѳне-тѳне имандашларыбызны гаепләүче бәреп тѳшерелде. Җиденче фәрештә үзенең касәсен һавага түкте, һәм Аллаһы Йортыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» – дигән кѳчле тавыш ишетелде. Аннан соң мин күктә зур халык тѳркеменнән чыккан кебек кѳчле тавыш ишеттем. Алар әйттеләр: «Раббыны мактагыз! Котылу, дан һәм кодрәт безнең Аллаһыбызныкы! Аннан соң, мин, зур халык тѳркеменнән чыккандай, шарлавык аккандай һәм кѳчле күк күкрәгәндәй тавыш белән әйтелгәнне ишеттем: «Раббыны мактагыз! Чѳнки Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһыбыз патшалык итә башлады!
Выбор основного перевода