Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ләкин, Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешең бар. Алар Минем белән ак киемдә йѳриячәкләр, чѳнки моңа лаеклылар. Мин, Бәрән алтынчы мѳһерне кубаргач, кѳчле итеп җир тетрәвен, кояшның матәм киеме кебек каралуын, айның кан кебек кызыл тѳскә керүен күрдем. Ул кѳчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз! Чѳнки Аның хѳкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз!» – диде. сызлануларыннан һәм җәрәхәтләреннән күк Аллаһысын хурладылар, әмма кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр. Яшен яшьнәде, тавышлар, күк күкрәүләр булды. Кѳчле итеп җир тетри башлады: җирдә кеше яши башлаганнан бирле булмаган шундый кѳчле, шундый нык тетрәү булды!
Выбор основного перевода