Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бу тәхет әйләнәсендә егерме дүрт тәхет тора иде, ул тәхетләрдә ак киемнән, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт аксакал утыра иде. егерме дүрт аксакал, тәхеттә Утыручы каршында йѳзтүбән капланып, мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар һәм таҗларын тәхет алдына салып куялар һәм болай диләр: Бәрән язма тѳргәген алгач, дүрт җан иясе һәм егерме дүрт аксакал Аның алдында йѳзтүбән капландылар. Аларның һәрберсендә арфа һәм хуш исле сумала (ягъни Аллаһы изгеләренең догалары) белән тулы алтын касәләр бар иде. Тәхет тирәли, аксакаллар һәм дүрт җан иясе тирәли баскан фәрештәләр тәхет алдында йѳзтүбән капландылар һәм Аллаһыга сәҗдә кылып әйттеләр: Алар тәхет алдында, дүрт җан иясе һәм аксакаллар алдында яңа җыр җырлыйлар иде. Ул җырны җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йѳз кырык дүрт мең кешедән башка һичкем ѳйрәнә алмады.
Выбор основного перевода