Кайгы сезгә, сукыр юлбашчылар! Сез: «Аллаһы Йорты белән ант иткәннең анты бернигә дә тормый, ә Аллаһы Йортының алтыны белән ант итсә, ул аны үтәргә тиеш», – дип ѳйрәтәсез.
Сукыр юлбашчылар! Сез черкине сѳзеп аласыз, ә дѳяне йотасыз!
Гайсә аларга гыйбрәтле сүзләр сѳйләде:– Сукыр сукырны җитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып тѳшмәсләрме?
Аның янында булган кайбер фарисейләр, моны ишеткәч:– Әллә без дә сукырмы? – диделәр.
Сукырларның юл күрсәтүчесе, караңгылыктагылар ѳчен яктылык,