Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Безнең монда бары тик биш икмәк һәм ике балык кына бар, – диделәр тегеләр Гайсәгә. Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушып, биш икмәкне һәм ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка ѳләштеләр. Барысы да ашадылар һәм туйдылар. Шәкертләре калган сыныклардан тулы унике кәрзин җыйдылар. – Сездә күпме икмәк бар? Барып карагыз әле, – диде Ул. Алар карагач, җавап бирделәр:– Биш икмәк һәм ике балык. Гайсә шәкертләренә, халыкны тѳркемнәргә бүлеп, яшел чирәмгә утыртырга кушты. Алар, йѳзәр һәм иллешәр кешегә бүленеп, тезелешеп утырдылар. Гайсә биш икмәкне, ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, икмәкне сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен шәкертләренә бирде. Ул ике балыкны да һәммәсенә бүлеп бирде. Алар барысы да ашап туйдылар. Шәкертләр ипидән һәм балыктан калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар. Ә Гайсә:– Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде.– Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Мондагы кешеләрнең барысына ризыкны без сатып алыйкмы? – диделәр шәкертләр. Ә анда биш мең чамасы кеше бар иде. Гайсә шәкертләренә:– Аларны тѳркемнәргә бүлеп, якынча иллешәр кеше итеп утыртыгыз, – диде. Шәкертләр шулай эшләделәр, бѳтен булган кешене утырттылар. Шуннан соң Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны кулларына алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен, шәкертләренә бирде. Барысы да ашадылар һәм туйдылар, калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар. – Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма мондый күп халык ѳчен ул нәрсә инде? – диде. – Аларга утырырга кушыгыз, – диде Гайсә.Ул урында исә чирәм күп иде. Шулай итеп, биш мең чамасы ир-ат чирәмгә утырды. Гайсә, икмәкне алып, шѳкрана итеп, утыручыларга ѳләште; балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң, һәркемгә теләгән кадәр бирде. Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә:– Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде. Кешеләр ашаган биш арпа икмәктән калган сыныклар белән унике кәрзинне тутырдылар.
Выбор основного перевода