Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Бѳтен Сурия буйлап Аның хакында хәбәр таралды. Аның янына тѳрле авырулардан һәм интектергеч чирләрдән җәфаланганнарны, җенлеләрне, ѳянәк белән авырганнарны һәм паралич сукканнарны алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды. Аның хакында кечкенә кызының эчендә шакшы рух булган бер хатын ишетеп алды. Ул шунда ук, килеп, Гайсәнең аякларына егылды. Гайсә Яхъядан килгәннәргә болай дип җавап бирде:– Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга кайтып сѳйләгез: сукырлар янә күрә, аксаклар йѳри, махаулылар тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелтелә, фәкыйрьләргә Яхшы хәбәр игълан ителә. Шунда гыйбадәтханә башлыгы Яһир Гайсә янына килде. Ул, Гайсәнең аякларына егылып, ялварып, Аны үзенең ѳенә чакырды,
Выбор основного перевода