Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аларның күңелләре һәртѳрле яманлык, мәкерлек, комсызлык, явызлык белән тулган. Алар кѳнчелек, кеше үтерү, ызгыш-талаш, алдау, яман ниятләр белән тулы. Алар – гайбәтчеләр, яла ягучылар, Аллаһыны нәфрәт итүчеләр, оятсызлар, тәкәбберләр, мактанчыклар, явызлык тудыручылар, ата-анага итагатьсезләр, акылсызлар, үз сүзендә тормаучылар һәм шәфкатьсезләр, мәрхәмәтсезләр. Хәер, дѳньядагы фәхеш кешеләр яки комсызлар, талаучылар, потка табынучылар белән аралашмагыз дияргә уйламадым, юкса бу дѳньядан китәргә тиеш булыр идегез. Үзен имандаш дип атап та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмагыз, хәтта андый кеше белән бергә ашамагыз да, дип яздым мин сезгә. Кешелек табигатенең эшләре билгеле: алар – фәхешлек, пычраклык, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хѳсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар, кѳнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаган башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар. Әмма фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит. Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр сѳйләү дә сезгә килешми, киресенчә, вакытыгызны Аллаһыга шѳкер итүгә багышлагыз. Сез беләсез бит: һичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аның потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгыннан ѳлеш ала алмый. Шуңа күрә, бу турыда ишеткән кѳннән бирле, сез Изге Рух тарафыннан бирелгән бар зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белсен дип, сезнең ѳчен дога кылудан һәм ялварып сораудан туктамыйбыз. Һәр игелекле эшегез җимеш китереп, сез Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә барып, Раббыга лаеклы булып яшәрсез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырсыз, дип дога кылабыз. Гомерегезнең шактый ѳлешен мәҗүсиләр кебек азгынлыкка, гѳнаһлы теләккә, эчкечелеккә, кирәгеннән артык күп ашау-эчүгә бирүегез һәм җирәнгеч потларга табынуыгыз инде җитәр. Әмма куркакларның, тугры булмаганнарның, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның ѳлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдә. Бу – икенче үлем».
Выбор основного перевода