атаңны һәм анаңны хѳрмәт ит һәм якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат.
Аның әмерләрен син беләсең: кеше үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаһитлек итмә, ялганлама, атаңны һәм анаңны хѳрмәт ит.
Аның әмерләрен беләсең: зина кылма, кеше үтермә, урлама, ялган шаһитлек бирмә, атаңны һәм анаңны хѳрмәт ит.
«Үз атаңны һәм анаңны хѳрмәт ит» – бу Аллаһының вәгъдә ѳстәп бирелгән беренче әмере. Аңа ѳстәлгән вәгъдә моннан гыйбарәт: «Шулай эшләсәң, синең ѳчен яхшы булыр һәм җирдә озын гомерле булырсың».
Ә тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар башта, ата-аналары һәм әби-бабалары хакында кайгыртып, иманнарын эштә күрсәтергә ѳйрәнсеннәр, чѳнки Аллаһы шуны тели.
Ә чыннан да тол һәм ялгыз хатын Аллаһыга ѳмет баглый һәм, Аллаһыга ялварып, кѳне-тѳне дога кыла.
Ә кәеф-сафага бирелгән тол хатын, яшәсә дә, ул инде үле.
Кимчелексез булсыннар ѳчен, бу турыда кешеләрнең күңеленә сеңдер.
Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була.