Ясалма тыйнаклыктан һәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучы һичкем сезне савап алу хокукыннан мәхрүм итмәсен. Андый кеше үзе күргәннәр белән горурлана, кешелек акылының буш уйлары аны масаючан итә.
Ул Мәсихне, димәк, тәннең Башын тотмый. Ә бѳтен тән бары тик Башка таянып кына, буыннары һәм сеңерләре белән үзара беркетелеп һәм ныгытылып, Аллаһы кушуы буенча үсә бит.
Сез Мәсих белән бергә үлдегез һәм бу дѳньяның хакимлек итүче кѳчләреннән котылдыгыз. Ни ѳчен соң үзегезне, бу дѳньяда яшәүчеләр кебек:
«кагылма», «татыма», «тимә» кебек карарларга буйсындырасыз?
Болар бары тик кеше уйлап чыгырган кагыйдәләргә һәм тәгълиматларына гына кагыла һәм аларның барысы да кулланганнан соң юкка чыгачак.