Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Елан кавеме! Явыз була торып, сез ничек яхшы сѳйләшә аласыз? Кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була. Әмма Петер: – Юк, Раббым, минем беркайчан да шакшы яки хәрәм нәрсә ашаганым булмады, – диде. Шулвакыт ул янә: – Аллаһы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә, – дигән тавыш ишетте. Аларның бугазлары – ачык кабер, иреннәрендә елан агуы, телләре белән алдыйлар, аларның авызы ләгънәт һәм әрнү белән тулы. Сез Мәсих белән бергә үлдегез һәм бу дѳньяның хакимлек итүче кѳчләреннән котылдыгыз. Ни ѳчен соң үзегезне, бу дѳньяда яшәүчеләр кебек: Боларның фәкать тышкы яктан, үзләре сайлаган табынуда, ясалма тыйнаклыкта һәм тәнгә карата катгый чаралар куллануда гына зирәклеге бар, әмма җенси нәфесне тыюда аларның бернинди файдасы юк. Бу ялганчылар никахлашуны тыялар, һәм Аллаһы ризыкларны иман итүчеләр вә хакыйкатьне белүчеләр шѳкер итеп кабул итсеннәр ѳчен булдырса да, кайбер ризыкларны ашамаска кушалар. Әмма Аллаһы булдырган һәрнәрсә яхшы һәм шѳкер итеп кабул ителсә, һичнәрсә кире кагылмаска тиеш, Сафлар ѳчен барысы да саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр ѳчен бернинди саф нәрсә юк, чѳнки аларның акыллары һәм вѳҗданнары бозык.
Выбор основного перевода