Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз. Ул бердәмлекне изгеләндерү ѳчен Үзен корбан итте һәм сүз аша су белән пакьләндерде. Ул моны бердәмлекне бик гүзәл, һичнинди тапсыз, җыерчыксыз һәм башка җитешсезлекләрсез, ягъни изге һәм керсез итеп Үз алдына китерү ѳчен эшләде. Әмма хәзер исә минем ѳчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм. Алай гына да түгел, Раббым Мәсих Гайсәне танып белү ѳстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аның ѳчен мин һәрнәрсәдән баш тарттым һәм Мәсихкә ия булу хакына һәм Аныкы булуым ачык күренсен ѳчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим. Минем хаклыгым канунны үтәү аша түгел, минем хаклык – Мәсихкә иман аша, ул Аллаһыдан һәм иманга нигезләнгән. Унике капка – унике энҗе, капкаларның һәрберсе бер энҗедән иде. Шәһәрнең урамы – үтә күренмәле пыяла сыман, саф алтыннан иде.
Выбор основного перевода