– Безгә бу сүзләрне аңлатып бирче, – дип мѳрәҗәгать итте Аңа Петер.
Үзләре генә калгач, юлдашлары һәм шәкертләре Гайсәдән кинаяле хикәяләр хакында сорадылар.
Сез бу кинаяле хикәянең мәгънәсен аңламадыгызмы? – дип сорады алардан Гайсә. – Сез ничек башка кинаяләрне аңларсыз соң?
Халык аңлый алганга кадәр, Гайсә шундый гыйбрәтле сүзләр сѳйләде.
Башкача Ул берни дә сѳйләмәде, ә инде шәкертләре белән үзләре генә калган чакта, аларга барын да аңлатып сѳйләде.
Гайсә халыкны калдырып ѳйгә кергәч, шәкертләре Аннан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар.
Гайсәнең шәкертләре исә Аннан:– Бу кинаяле хикәянең мәгънәсе нидә? – дип сорадылар.