Һәм шәкертләренә таба борылып, аларга гына әйтте:– Сез нәрсә күрсәгез, шуларны күрүче күзләр бәхетле!
Сезгә әйтәм: күп пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күрә торган нәрсәләрне күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр, һәм сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр.
– Яхъя улы Шимун, син бәхетле, чѳнки моны сиңа кеше түгел, ә Минем Күктәге Атам ачып бирде, – диде Гайсә.
Гайсә:– Син Мине күргәнгә ышандың. Күрмичә ышанучылар бәхетле! – дип әйтте.