Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
«Ул аларның күзләрен күрмәс итте,йѳрәкләрен таш кебек катырды;Югыйсә алар күзләре белән күрерләр,йѳрәкләре белән аңларлар,Миңа таба борылырларһәм Мин аларны савыктырыр идем». «Бу халык янына бар да әйт: Тыңлап-тыңлап та, аңламассыз, Карап-карап та, күрмәссез. Чѳнки бу халыкның йѳрәген май баскан. Кѳчкә генә ишетә колаклар, Күзләрен дә алар йомганнар. Әгәр шулай булмаса, Күзләре белән күрерләр, Колаклары белән ишетерләр иде. Йѳрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар Һәм Мин аларны савыктырыр идем». Изге язмада язылганча: «Бүгенге кѳнгә кадәр Аллаһы аларны сизмәүчән итте, аларга күрми торган күзләр һәм ишетми торган колаклар бирде».
Выбор основного перевода