Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Йортларын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-анасын яки балаларын яки басуларын Минем хакка калдырган һәркем йѳз тапкыр күбрәк алачак һәм аңа мәңгелек тормыш биреләчәк. Шулай ук сезнең һәркайсыгыз үзенең бар нәрсәсен калдырмаса, Минем шәкертем була алмый. Әмма хәзер исә минем ѳчен табышлы булганнарны Мәсих хакына югалту дип саныйм. Алай гына да түгел, Раббым Мәсих Гайсәне танып белү ѳстенлеге белән чагыштырганда, бар нәрсәне дә мәгънәсез дип уйлыйм. Аның ѳчен мин һәрнәрсәдән баш тарттым һәм Мәсихкә ия булу хакына һәм Аныкы булуым ачык күренсен ѳчен, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәплим. Минем хаклыгым канунны үтәү аша түгел, минем хаклык – Мәсихкә иман аша, ул Аллаһыдан һәм иманга нигезләнгән.
Выбор основного перевода