Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Үзегезгә байлыкны җирдә җыймагыз. Анда аны кѳя тапый, ул тутыга, караклар урлап чыга. Әмма сез хәзинәне күктә җыегыз: анда аны кѳя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый. Чѳнки хәзинәң кайда булса, күңелең дә шунда булыр. Тәннең яктырткычы – күзләр. Күзләрең яхшы булса, тәнең якты булыр. Ләкин күзләрең начар булса, бѳтен тәнең караңгы булыр. Әгәр синең эчеңдәге яктылык караңгылык була икән, ул чакта бу караңгылык нинди тирән була! Берәү дә ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: тормышыгыз ѳчен ни белән тукланырга һәм эчәргә дип, тәнегез ѳчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. Җан ризыктан, тән киемнән мѳһимрәк түгелме соң? Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнең Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кыйммәтлерәк түгелме соң? Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? Һәм кием ѳчен ник кайгырасыз? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә. Әмма сезгә әйтәм: Сѳләйман патша үзенең бѳтен мәһабәтлелегендә дә аларның берсе кебек тә киенмәгән. Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, сезне инде бигрәк тә киендермәсмени, аз иманлылар? Шулай итеп: «Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?» – дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең тѳп кайгылары – шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә. Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер. Иртәгә булачак кѳн ѳчен кайгырмагыз. Иртәгә булачак кѳн үзе хакында үзе кайгыртыр. Һәр кѳннең үз мәшәкатьләре җитәрлек. Ә Гайсә шәкертләренә әйтте:– Сезгә хак сүз әйтәм: бай кешегә Күкләр Патшалыгына керүе кыен шул. Һәм Ул аларга шушы гыйбрәтле хикәяне сѳйләде:– Бер байның кырда ашлыгы бик уңган. Бай эченнән генә болай дип фикер йѳрткән: «Инде миңа нәрсә эшләргә? Ашлыгымны салыр урыным юк». Һәм ул мондый карарга килгән: «Менә нәрсә эшлим: амбарларымны сүтим дә, зуррак амбарлар салыйм һәм бѳтен ашлыгымны, бѳтен малымны шунда җыярмын. Шуннан соң үземә: „Җаным, синең күп елларга җитәрлек малың бар; ял ит, аша, эч, тормышның рәхәтен күр", – диярмен». Әмма Аллаһы аңа әйткән: «Әй, син, акылсыз! Шушы тѳндә тормышыңны синнән кире алачаклар. Үзең ѳчен җыйганнарың кемгә калыр соң?» Үзе ѳчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була. Бу дѳньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын – нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен – аныклый алырсыз. Хикмәт иясе кайда да канунчы кайда? Бу заманның фәлсәфәчеләре кайда? Аллаһы бу дѳньяның зирәклеген акылсыз итмәдеме? Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр. Безне хәзерге начар заманнан коткарам дип, Атабыз Аллаһы ихтыяры буенча безнең гѳнаһларыбыз ѳчен Мәсих Үзен корбан итте. Шул вакытта сез бу дѳньядагы явыз гадәтләргә, һавадагы рухи кѳчләр белән идарә итүчегә, Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухка буйсынып яшәдегез. Ә инде баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка тѳшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә; чѳнки бар явызлыкларның башлангычы – акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр. Бу дѳньядагы байларны кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки хозурлану ѳчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга ѳмет багласыннар.
Выбор основного перевода