Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аның кулында җилгәргеч; Ул ашлыкны ындырда җилгәреп, бодаен ашлык бурасына салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр, – дип әйтте. Имандаш туганнар! Раббыбыз Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер итәбез: бездән кабул иткән ѳйрәтүләр буенча яшәмичә ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз. Әмма Аллаһы корган нигез нык тора, аңарга мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә», һәм: «Раббыга табынучы явызлыктан читләшсен». Аллаһы Йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт ѳстендә Утыручыга кѳчле тавыш белән: «Үзеңнең урагыңны алып ур: урак ѳсте җитте, чѳнки җир уңышы ѳлгерде», – дип кычкырды. Яманлык кылучы яманлык кылуын дәвам итсен, бозык кеше үзен тагын да бозыклатсын, тәкъва кеше тагын да тәкъвалык тудырсын һәм изге кеше изге яшәү рәвешен дәвам иттерсен». «Менә, тиздән киләм! Һәркемгә үз эшләренә карата бирер ѳчен, әҗерне Үзем белән алып киләм.
Выбор основного перевода