Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сез – җир тозы. Әгәр тоз үз тәмен югалтса, аңа ничек тәм кертерсең? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнең таптавыннан башка һичнәрсәгә дә яраклы булмас. Сез – дѳнья ѳчен яктылык. Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас. Шулай ук шәмне яндыргач, аны чүлмәк астына куймыйлар, бәлки шәмдәлгә утырталар, һәм ул ѳйдәгеләрнең барысы ѳчен дә яктырта. Сезнең яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар ѳчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай балкысын. Сез ничек уйлыйсыз? Әгәр берәүнең йѳз сарыгы булып, аның берсе югалса, ул кеше, туксан тугыз сарыгын тауларда калдырып, югалганын эзләп китмәсме икән соң? Ә инде тапкач, сезгә хак сүз әйтәм: югалмаган туксан тугызга караганда, табылганына күбрәк куаныр. Сезнең Күктәге Атагыз да шулай: кечкенәләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми. Гайсә аларга бер гыйбрәтле сүз сѳйләде:– Инҗир агачына һәм барлык агачларга карагыз: аларның яфрак яра башлавын күреп, сез тиздән җәйнең инде җитәчәген беләсез. Шуның кебек үк, бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, сез Аллаһы Патшалыгының якын икәнен белерсез.
Выбор основного перевода