Ул Үзе генә Зәйтүн тавында утырганда, янына шәкертләре килде.– Бу кайчан булыр икән, безгә әйтче. Без Синең килүеңне һәм бу дѳньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез? – дип сорадылар алар.
һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә ѳйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дѳнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам, – дип әйтте.
Аллаһы Йортыннан тагын бер фәрештә чыгып, болыт ѳстендә Утыручыга кѳчле тавыш белән: «Үзеңнең урагыңны алып ур: урак ѳсте җитте, чѳнки җир уңышы ѳлгерде», – дип кычкырды.