Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шул вакытта Гайсә әйтте:– Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы! Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүең ѳчен Сиңа шѳкрана итәм! – Мин әйткәннәрне барысы да кабул итә алмыйлар, ә бары тик кемгә бирелгән булса, шул кабул итәр, – дип җавап бирде Гайсә. – Ул сүзен дәвам итеп:– Менә шуның ѳчен Мин сезгә, Атам җибәрмәсә, Минем янга беркемнең дә килә алмаячагын әйттем, – диде. Ә моны Аллаһы безгә Үзенең Рухы аша ачты, чѳнки Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһының тирәнлекләрен дә тикшерә. Шулай итеп, безне һәркем Мәсихнең хезмәтчеләре һәм Аллаһы серләре ышанып тапшырылган идарә итүчеләр дип санасын. Инде кыскача язып киткәнемчә, Аллаһы миңа серен ачып, Үзенең ниятен белдерде. Сез, язганнарымны укып, Мәсихнең серен ни рәвешле аңлавымны күз алдына китерә алырсыз. Яхшы хәбәр серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сѳйли башлаганда миңа кирәкле сүзләр бирелсен ѳчен, минем ѳчен дә дога кылыгыз. мин моны, алар мәхәббәттә берләшеп, күңелләре күтәрелсен һәм тѳшенү алып килә торган ышануның тулы байлыгына ия булсыннар ѳчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаһының серен – Мәсихне белерләр. Бер үк вакытта, Мәсих сере турында игълан итү ѳчен Аллаһы безгә ишек ачсын дип, безнең ѳчен дә дога кылыгыз – мин менә шуның ѳчен тоткынлыкта бит. Ә сезгә Мәсихтән бирелгән Изге Рух сезнең үзегездә тора һәм сез һичкемнең ѳйрәтүенә мохтаҗ түгелсез. Мәсихнең Рухы сезгә барын да ѳйрәтә, һәм ул Рух хакыйкый, ялган түгел. Рух сезгә ѳйрәткән кебек, Мәсихтә торыгыз.
Выбор основного перевода