Барлык бу кешеләр иманнарын саклап үлгәннәр. Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, ерактан гына күргәннәр һәм сәламләгәннәр. Алар бу дѳньяда үзләренең килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар.
Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйландылар һәм җентекләп тикшерделәр.
Пәйгамбәрләр, алардагы Мәсих Рухы, алдан күреп, Мәсихнең газап чигәчәге һәм соңыннан киләчәк дан турында әйткән сүзләренең нинди хәлләргә һәм кайсы вакытка күрсәтүен тикшерделәр.