Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кем Минем хакта шикләнми, шул бәхетле. Шәкертләрнең күңелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга ѳндәделәр. – Аллаһы Патшалыгына керү күп михнәтләр аша булачак, – диделәр. Инде бер мәртәбә Аллаһы хәбәрен хак дип таныган, күк бүләгенең тәмен татыган, Изге Рухта катнашкан, Аллаһының яхшы сүзен вә киләчәк дѳнья кѳчләренең тәэсирен татыган, ә аннары дѳрес юлдан читкә тайпылган кешеләрне яңадан тәүбәгә китерергә мѳмкин түгел, чѳнки Аллаһы Улын алар үзләре яңадан хачка кадаклыйлар, Аны бѳтен халык алдында мәсхәрәлиләр. Яңгыр мул итеп сугарган җир, дымны үзенә сеңдереп, җир кем ѳчен эшкәртелсә, шул кешегә файдалы уңыш бирсә, Аллаһының фатихасын ала. Ләкин әгәр бу җирдә шайтан таягы вә чәнечкеле куаклар үсә торган булса, аның бернинди дә файдасы юк. Аны каргыш кѳтә, ахыр килеп, ул җирне яндырырлар. Ләкин, сѳеклеләрем минем, шулай дип әйтсәк тә, сезнең хәлегез әйбәтрәк вә ул сезне коткарылуга илтә дип ышанабыз. Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак. Сез тоткынлыктагы кешеләргә теләктәшлек иттегез, милкегездән мәхрүм иткәндә сез сѳендегез дә, чѳнки үзегезнең әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барын белә идегез.
Выбор основного перевода