Toggle navigation
Главная
Переводы Библии
Комментарии к Библии
Библейские словари и энциклопедии
Новости
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Сделайте выбор
Комментарии Баркли
Новая Женевская Учебная Библия
Толкование Златоуста
Учебная Библия МакАртура
Толкование Жана Кальвина
Комментарии МакДональда к Библии
Серия комментариев МакАртура
Толкование Мэтью Генри
Толковая Библия Лопухина
Толкование Далласской семинарии
Толкование Блаженного Феофилакта Болгарского
Новый Библейский Комментарий
Комментарии Давида Стерна к Новому Завету
Комментарии Сперджена
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Выбор книги основного перевода
От Матфея
Яңа Гаһед
Яңа Гаһед
От Матфея
Яңа Гаһед
Книга От Матфея в переводе Татарский (татарча)
От Марка
Яңа Гаһед
Книга От Марка в переводе Татарский (татарча)
От Луки
Яңа Гаһед
Книга От Луки в переводе Татарский (татарча)
От Иоанна
Яңа Гаһед
Книга От Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Деяния
Яңа Гаһед
Книга Деяния в переводе Татарский (татарча)
К Римлянам
Яңа Гаһед
Книга К Римлянам в переводе Татарский (татарча)
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 1. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
2. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 2. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
К Галатам
Яңа Гаһед
Книга К Галатам в переводе Татарский (татарча)
К Ефесянам
Яңа Гаһед
Книга К Ефесянам в переводе Татарский (татарча)
К Филиппийцам
Яңа Гаһед
Книга К Филиппийцам в переводе Татарский (татарча)
К Колоссянам
Яңа Гаһед
Книга К Колоссянам в переводе Татарский (татарча)
1. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 1. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
2. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 2. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
1. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 1. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
2. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 2. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
К Титу
Яңа Гаһед
Книга К Титу в переводе Татарский (татарча)
К Филимону
Яңа Гаһед
Книга К Филимону в переводе Татарский (татарча)
К Евреям
Яңа Гаһед
Книга К Евреям в переводе Татарский (татарча)
Иакова
Яңа Гаһед
Книга Иакова в переводе Татарский (татарча)
1. Петра
Яңа Гаһед
Книга 1. Петра в переводе Татарский (татарча)
2. Петра
Яңа Гаһед
Книга 2. Петра в переводе Татарский (татарча)
1. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 1. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
2. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 2. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
3. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 3. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Иуды
Яңа Гаһед
Книга Иуды в переводе Татарский (татарча)
Откровение
Яңа Гаһед
Книга Откровение в переводе Татарский (татарча)
← Предыдущая
От Матфея
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
Гайсә шул кѳнне ѳйдән чыкты һәм диңгез ярына барып утырды.
2
Аның тирәсенә күп халык җыелды. Шунлыктан Аңа кѳймәгә утырырга туры килде, ә бѳтен халык яр буенда басып торды.
3
Һәм Гайсә гыйбрәтле хикәяләр аша аларга күп нәрсә хакында сѳйләде:– Менә, чәчүче чәчәргә чыккан.
4
Ул чәчкәндә орлыкларның бер ѳлеше юл буена тѳшкән. Кошлар очып килеп, аларны чүпләп бетергән.
5
Икенче бер ѳлеше туфрагы аз булган ташлы урынга тѳшкән. Тирән ятмаганга күрә, алар тиз шытып чыкканнар.
6
Ә инде кояш чыгып кыздыргач, тамырлары булмаганлыктан, үсентеләр шиңеп тѳшкәннәр.
7
Орлыкларның башкалары күгәнлеккә тѳшкән. Күгән куаклары үсеп, аларны басып киткән.
8
Ә башка орлыклар исә уңдырышлы җиргә тѳшкән һәм йѳзләтә, алтмышлата, утызлата уңыш биргән.
9
Колаклары булганнар – ишетсеннәр!
10
Шәкертләре Аның янына килеп, сорадылар:– Син ни ѳчен халык белән кинаяле хикәяләр кулланып сѳйләшәсең?
11
– Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. –
12
Кемнең бар, шуңа бирелер һәм аңарда артыгы белән булыр. Ә кемнең юк, аңардан булганы да тартып алыныр.
13
Менә шуңа күрә Мин аларга кинаяле хикәяләр кулланып сѳйлим: алар бит карыйлар, әмма күрмиләр, тыңлыйлар, әмма ишетмиләр һәм тѳшенмиләр.
14
Шулай Ишагыйянең пәйгамбәрлек сүзләре аларда тормышка ашты:«Тыңлап-тыңлап та, аңламассыз,Карап-карап та, күрмәссез.
15
Чѳнки бу халыкның йѳрәген май баскан.Кѳчкә генә ишетә колаклар,Күзләрен дә алар йомганнар.Әгәр шулай булмаса,Күзләре белән күрерләр,Колаклары белән ишетерләр иде.Йѳрәкләре белән аңларлар,Миңа таба борылырларҺәм Мин аларны савыктырыр идем».
16
Ләкин сезнең күзләрегез бәхетле, чѳнки алар күрәләр, колакларыгыз бәхетле, чѳнки алар ишетәләр.
17
Ышаныгыз: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләр һәм тәкъвалар күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр; сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр.
18
Шулай итеп, чәчүче хакындагы кинаяле хикәянең нәрсә аңлатканын тыңлагыз.
19
Патшалык хакындагы сүзне тыңлаучы һәм аны аңламаучы һәркемнең йѳрәгенә чәчелгәнне шайтан килеп алып китә. Бу – юл буена чәчелгән орлык.
20
Ташлы урынга чәчелгән орлык исә, сүзне ишетү белән, аны шунда ук шатланып кабул итүче кеше ул.
21
Әмма аның тамыры булмаганлыктан, ул сүзне вакытлыча гына тота. Сүз аркасында кайгы яки эзәрлекләүләр булса, ул бик тиз чигенә.
22
Күгәнлеккә чәчелгәне исә – ул сүзне ишетүче кеше, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка кызыгу сүзне басып китә һәм ул уңыш бирми.
23
Уңдырышлы җиргә чәчелгәне – сүзне ишетеп, аны аңлаучы кеше, ул җимеш бирә һәм уңышы йѳзләтә, алтмышлата һәм утызлата була.
Параллельные места
От Матфея 13:8
Ә башка орлыклар исә уңдырышлы җиргә тѳшкән һәм йѳзләтә, алтмышлата, утызлата уңыш биргән.
24
Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде:– Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: кеше үзенең басуына иң яхшы орлыгын чәчкән.
25
Әмма тѳнлә, һәммәсе йоклаган чакта, аның дошманы килеп, иген арасына тиле бодай чәчеп киткән.
26
Үсентеләр күтәрелеп, башаклары күренгән вакытта, тиле бодай да күренә башлаган.
27
Йорт хуҗасының хезмәтчеләре аңа килеп: «Әфәнде, син бит үзеңнең басуыңа орлыкның иң яхшыларын чәчтең. Тиле бодай каян килеп чыккан соң?» – дип сорадылар.
28
«Бу дошман эше», – дип җавап бирде хуҗалары. Алар әйттеләр: «Теләсәң, без барып утыйк аларны!»
29
Ләкин ул әйтте: «Кирәкми, югыйсә утаган вакытта тиле бодай белән бергә игенне дә йолкуыгыз бар.
30
Анысы да, монысы да уңыш урганга кадәр үссеннәр. Ә инде урак ѳстендә Мин уручыларга әйтермен: „Иң элек яндыру ѳчен, тиле бодай кѳлтәләрен җыегыз, ә игенне келәткә илтеп салыгыз"».
31
Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде:– Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер кеше үз басуына горчица орлыгын чәчкән.
32
Ул бѳтен орлыклардан да кечкенәрәк, ә инде үсеп җиткәч, бакчадагы һәммә үсемлекләрдән дә зуррак, агач кебек була. Һәм кошлар, очып килеп, аның ботакларында оя ясыйлар.
33
Гайсә аларга тагын бер гыйбрәтле хикәя сѳйләде:– Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: менә бер хатын чүпрә белән бер капчык оннан камыр басып куйган һәм берникадәр вакыттан соң бѳтен камыр кабарган.
34
Боларның барысын Гайсә халыкка кинаяле хикәя итеп сѳйләде. Ул аларга кинаяле хикәя кулланмыйча бернәрсә дә сѳйләмәде.
35
Бу – пәйгамбәр әйткәннәр гамәлгә ашсын ѳчен булды:«Мин аларга кинаяле хикәяләр аша сѳйләрмен,Дѳнья яратылган кѳннәрдән бирлебилгеле булмаганны сѳйләрмен».
36
Аннары, халыкны җибәреп, Гайсә ѳйгә керде. Шәкертләре Аның янына килеп:– Басудагы тиле бодай хакындагы гыйбрәтле хикәянең мәгънәсен безгә аңлатып бирче! – диделәр.
37
– Яхшы орлык чәчүче – ул Адәм Улы, – диде Гайсә. –
38
Басу – дѳнья ул, яхшы орлыклар – Патшалык кешеләре, тиле бодай – шайтан кешеләре,
39
һәм аны чәчүче дошман – иблис. Урак ѳсте – дѳнья бетү ул, ә уручылар – фәрештәләр.
40
Тиле бодайны җыеп, утта яндырган кебек, дѳнья беткәндә дә шулай булачак.
41
Адәм Улы Үзенең фәрештәләрен җибәрер, алар Аның Патшалыгыннан гѳнаһка тартучыларның һәм явызлык эшләүчеләрнең һәммәсен җыеп,
42
янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
43
Ә тәкъва кешеләр Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торырлар. Колаклары булганнар ишетсеннәр!
44
Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: берәү кырда күмеп куелган хәзинәне тапкан, ди. Ул аны яңадан күмеп куйган һәм, шатланып, бѳтен булган нәрсәсен сатып, шул кырны сатып алган.
45
Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: сәүдәгәр яхшы энҗеләр эзли, ди.
46
Менә ул искиткеч матур энҗе тапкан. Кайтып, бар булган нәрсәсен саткан һәм аны сатып алган.
47
Күкләр Патшалыгы тагын нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: балыкчылар диңгездә ятьмә салганнар һәм аңа тѳрле балыклар эләккән, ди.
48
Ятьмә балык белән тулгач, алар ятьмәне ярга тартып чыгарганнар да, утырып, балыкларны сайлый башлаганнар. Яхшыларын кәрзингә салганнар, ә ашарга яраксызларын исә читкә ташлаганнар.
49
Дѳнья беткәндә дә шулай булачак: фәрештәләр килеп, тәкъвалардан яман кешеләрне аерырлар.
50
Аларны янып торган утлы мичкә ташларлар. Анда елау һәм теш шыкырдату булыр.
51
Сез боларның барысын да аңладыгызмы?– Әйе, – дип җавап бирделәр шәкертләре.
52
– Менә шуңа күрә, – диде аларга Гайсә, – Күкләр Патшалыгының шәкерте булган һәр канунчы үзенең келәтеннән иске әйберләрен дә, яңаларын да чыгаручы йорт хуҗасы белән охшаш.
53
Шушы гыйбрәтле хикәяләрне сѳйләп бетергәч, Гайсә аннан китте.
54
Үз шәһәренә кайткач, Ул аларның гыйбадәтханәләрендә ѳйрәтте. Тыңлаучыларның һәммәсе таң калды.– Шундый тирән акыл һәм кодрәтле эшләр Аңарда кайдан икән? – диделәр алар. –
55
Ул балта остасының улы түгелме соң? Аның анасы – Мәрьям, энеләре – Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд түгелме соң?
56
Һәм Аның бѳтен сеңелләре монда яшәмимени? Шулай булгач, моның барысы Аңа кайдан килгән?
57
Һәм Аны кире кактылар.– Пәйгамбәр һәр җирдә ихтирам ителә, фәкать үзенең ватанында һәм ѳендә генә хѳрмәт күрми, – диде аларга Гайсә.
58
Аларның ышанмаулары аркасында, Ул анда күп могҗизалар эшләмәде.
← Предыдущая
От Матфея
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО