Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Ә канунчылар ни ѳчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар шәкертләре. – Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип җавап бирде Гайсә. – Сезгә әйтәм: Ильяс килде инде, ләкин кешеләр аны танымадылар һәм аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Шулай ук Адәм Улы да алар аркасында күп газаплар кичерәчәк. Шунда шәкертләре Гайсәнең Чумдыручы Яхъя хакында сѳйләгәнен аңладылар. Гайсәдән сорадылар:– Канунчылар ни ѳчен, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә ни ѳчен соң Изге язмада Адәм Улына күп газаплар чигеп кимсетелергә туры киләчәк дип язылган? Ләкин Мин сезгә әйтәм: Ильяс килде инде һәм, аның турында язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр. Ильясныкы кебек рухка һәм кодрәткә ия булып, ул Раббы алдыннан барыр, аталарны һәм балаларны татулаштырыр, Аллаһыга буйсынмаучыларны тәкъва кешеләрнең фикер йѳртү юлына борыр һәм шулай итеп халыкны Раббының килүенә әзерләр. Алар аннан:– Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар.– Юк, – диде ул.– Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме?– Юк, – дип җавап бирде Яхъя.– Алайса, кем соң син? Безне монда җибәрүчеләргә җавап бирү ѳчен үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең?
Выбор основного перевода