Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Бар кѳчегезне куеп, тар ишек аша керергә тырышыгыз; чѳнки сезгә әйтәм: күпләр керергә тырышырлар, әмма керә алмаслар. Муса канунының һәм пәйгамбәрләрнең заманы Яхъя пәйгамбәр килгәнгә кадәр булды; шуннан бирле Аллаһы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр таратыла, һәм һәркем анда бик зур тырышлык куеп керә. Гайсә исә, аларның Үзен кѳч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, Үзе генә тагын тауга менеп китте. Шамуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу кѳннәр хакында алдан хәбәр иттеләр. Әгәр берәрсе бу пәйгамбәрлек китабының сүзләрен тѳшереп калдырса, бу китапта язылган тереклек агачыннан һәм изге шәһәрдән Аллаһы ул кешенең ѳлешен тѳшереп калдырыр.
Выбор основного перевода