Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Барлык яһүдләр кебек үк, фарисейләр, гадәткә кертелгәнчә, ата-бабадан килгән йолаларны үтәп, кулларын юмыйча ашарга утырмыйлар. Базардан кайту белән дә юынмыйча ашарга утырмыйлар. Һәм бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касәләрне, чүлмәкләрне, бакырдан эшләнгән савытларны юуга караган күрсәтмәләрне үтиләр. Фарисейләр һәм канунчылар Гайсәдән сорадылар:– Ни ѳчен Синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны үтәмиләр, ризыкны пычрак куллары белән ашыйлар? Ә Ул аларга җавап бирде:– Сез монафикълар! Ишагыйя пәйгамбәр сезнең хакта, алдан күреп, дѳрес әйткән. Ул болай дип язган:«Бу халык Мине теле белән хѳрмәт итә,ә күңелләре исә Миннән еракта. Аларның Миңа табынулары бушка:алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә ѳйрәтәләр». Аллаһы әмерен читтә калдырып, сез кеше урнаштырган йолаларны үтисез. Үзегезнең йолагызны үтәр ѳчен, ничек оста итеп Аллаһы әмерен кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. – Әмма Гайсә әйтте:– Сезгә дә, канунчылар, кайгы, сез кешеләр ѳстенә күтәреп йѳрергә авыр булган йѳкләр саласыз, ә үзегез ул йѳкләргә хәтта бер бармагыгыз белән дә кагылмыйсыз. Һәм Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел,
Выбор основного перевода