Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ышаныгыз: сез күрә торган нәрсәләрне күп пәйгамбәрләр һәм тәкъвалар күрергә теләделәр, әмма күрмәделәр; сез хәзер ишеткән нәрсәләрне ишетергә теләделәр, әмма ишетмәделәр. Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйландылар һәм җентекләп тикшерделәр. Пәйгамбәрләр, алардагы Мәсих Рухы, алдан күреп, Мәсихнең газап чигәчәге һәм соңыннан киләчәк дан турында әйткән сүзләренең нинди хәлләргә һәм кайсы вакытка күрсәтүен тикшерделәр. Күктән җибәрелгән Изге Рух аша Яхшы хәбәр таратучылар, хәзер сезгә игълан иткәннәрне пәйгамбәрләр сѳйләгәндә, аларның хезмәте үз файдалары ѳчен түгел, бәлки сезнең файдага була, дип Аллаһы аларга ачыклап бирде. Хәтта фәрештәләр дә игълан ителгәннәр турында аңларга телиләр.
Выбор основного перевода