Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Имандашлар, исегезгә тѳшерегез әле, Аллаһы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Сезнең кайберләрегез генә кешеләрнең үз үлчәме буенча акыллы, кодрәтле, беразыгыз гына затлы нәселдән иде. Әмма Аллаһы, акыл ияләренә һәм кѳчлеләргә оят булсын ѳчен, дѳнья акылсыз һәм кѳчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды. Һичбер кеше Аллаһы алдында мактанмасын дип, дѳньяның мѳһим саналганнарын юкка чыгару ѳчен, Ул дѳньяның әһәмиятсез дип исәпләнгәннәрен һәм кимсетелгәннәрен сайлап алды. Һичбер кеше Аллаһы алдында мактанмасын дип, дѳньяның мѳһим саналганнарын юкка чыгару ѳчен, Ул дѳньяның әһәмиятсез дип исәпләнгәннәрен һәм кимсетелгәннәрен сайлап алды.
Выбор основного перевода