Моны күреп, шәкертләренең исләре китте.– Ничек алай кинәт кенә инҗир агачы корып тѳште соң? – дип сорадылар алар.
Алар кешеләр җилкәсенә авыр йѳкләр салалар, ә үзләре бармаклары белән дә кыймылдатырга теләмиләр.
Анда бик күп авырулар: сукырлар, аксаклар һәм паралич суккан кешеләр [су кузгалуын кѳтеп]** яталар иде. [
Гайсә исә аларга әйтте:– Мин – тормыш икмәге: Минем янга килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа иман китерүче һичкайчан сусамас.
Ләкин Мин сезгә: сез Мине күрдегез, әмма Миңа иман китермисез, – дидем.
Атам Миңа юллаган һәркем Миңа киләчәк һәм Миңа килүчене һичкайчан куып җибәрмәячәкмен,
Бәйрәмнең соңгы, бѳек кѳнендә Гайсә торып басты һәм кѳчле тавыш белән әйтте:– Сусаган кеше Минем янга килсен һәм эчсен.
Шулай булгач, безнең аталарыбыз да, без үзебез дә күтәрә алмаган йѳкне шәкертләр җилкәсенә салып, сез хәзер ни ѳчен Аллаһыны сыныйсыз?