Яхъя дѳя йоныннан булган киемен күн каеш белән буып йѳрде. Ашаган ризыгы саранча һәм кыр балы иде.
Шуннан соң Аның янына Яхъяның шәкертләре килеп:– Ни ѳчен без һәм фарисейләрнең шәкертләре еш ураза тотабыз, ә Синекеләр ураза тотмыйлар? – дип сорадылар.
Иерусалимнан килгән канунчылар әйттеләр:– Аның эчендә Белзебул бар! Ул җеннәрне җеннәр башлыгы кѳче белән куып чыгара.
Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның унынчы ѳлешен Сиңа бирәм».
Кешеләр:– Сиңа җен кагылдымы әллә? Кем Сине үтерергә йѳри? – диделәр.