Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сез дә Мин сезгә эшләгән кебек эшләсен дип, сезгә үрнәк күрсәттем. Мѳгамәләләрегез Мәсих Гайсәнеке кебек булсын. Табигате буенча Аллаһы булып та, Ул Аллаһыга тиң булуын күрсәтергә тырышмады. Бәлки, кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды Һәм кешеләр арасында яшәде. Ул Үзен түбәнсетте Һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды. Сез моның ѳчен чакырылдыгыз. Сез Мәсих эзләре буенча барсын ѳчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең ѳчен газап чикте. Шуңа күрә Аннан үрнәк алыгыз. Изге язмада: Кем дә кем: «Аллаһыда торам», – ди икән, ул Гайсә сыман гамәл итәргә тиеш.
Выбор основного перевода