Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин, тәүбә итүегезнең билгесе итеп, сезне суга чумдырам. Әмма артымнан Килүче миннән кодрәтлерәк. Мин Аның аяк киемнәрен күтәреп йѳреп хезмәт күрсәтергә лаексыз. Ул сезне Аллаһы Рухына һәм утка чумдырыр. Яхъя пәйгамбәр Аның хакында шаһитлек биреп:– «Миннән соңрак Килүче миннән алга чыкты, чѳнки Ул миннән элек бар иде» дип сѳйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте. Минем артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, – дип җавап бирде. – Яхъя кылган чумдырылу гѳнаһларыннан тәүбә итүче кешеләр ѳчен булды. Яхъя кешеләрне үзеннән соң Килүчегә, ягъни Гайсәгә иман китерергә ѳндәде, – диде аларга Паул. Чѳнки, Изге язмада язылганча, «Инде күп калмады, һәм килергә тиешле Зат озак кѳттерми киләчәк. Яхъядан Асия ѳлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: Хәзер Булучы, Булган һәм Киләчәк Зат – Аллаһыдан һәм Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, Мин – Альфа һәм Омега, – дип әйтә Раббы Аллаһы, – Бар булучы, Булган һәм Киләчәк Зат, Чиксез кодрәт Иясе.
Выбор основного перевода