Фарисейләр, моны күреп, шәкертләргә әйттеләр:– Ни ѳчен сезнең Остазыгыз салым җыючылар һәм башка гѳнаһлылар белән бергә ашый?
Шуннан соң Аның янына Яхъяның шәкертләре килеп:– Ни ѳчен без һәм фарисейләрнең шәкертләре еш ураза тотабыз, ә Синекеләр ураза тотмыйлар? – дип сорадылар.
Гайсә аларга җавап бирде:– Кияү егете үзләре белән бергә булганда, туйдагы кунаклар кайгыра алырлармы? Әмма килер бер кѳн: алар яныннан кияү алыныр, һәм шул чакта алар ураза тотарлар.
Бик күп салым җыючылар, гѳнаһлылар Гайсәне тыңлау ѳчен Аның янына җыелдылар.
Фарисейләр һәм канунчылар исә:– Бу Кеше гѳнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар.
Бу хәлне күргәннәрнең барысы да:– Ул, гѳнаһлы кешенең ѳенә кереп, аның кунагы булды! – дип зарлана башладылар.