Ул аларга:– Сез түбәннән, Мин югарыдан. Сез бу дѳньяныкы, Мин бу дѳньяныкы түгел, – диде.
Алар – безнең олы аталарыбызның токымы, Мәсих чыгышы белән алар арасыннан. Ул – һәрнәрсәдән ѳстен Аллаһы; Ул мәңге данлансын. Амин.
Мәсих анда күкләрдәге барлык башлыклар, хакимлекләр, куәтләр һәм һәртѳрле югары кѳчләр ѳстеннән бу дѳньяда гына түгел, бәлки киләчәк дѳньяда да һәртѳрле атаклы исемнәр белән аталганнардан югарырак булып хакимлек итә.
Алар – бу дѳньядан, шуңа күрә алар дѳньяви сѳйлиләр һәм дѳнья кешеләре аларны тыңлый.