Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Гайсә алар янына килеп:– Күктә дә, җирдә дә бѳтен хакимлек Миңа бирелде. Ата Үзенең Улын ярата һәм Үзе эшләгән һәр эшен Аңа күрсәтә. Ул Аңа сезнең исегез китәрлек моннан да зуррак эшләр күрсәтер әле. Ата беркемне дә хѳкем итми, ә Үзен ихтирам иткән кебек, Улын да һәркем ихтирам итсен ѳчен, Ул бѳтен хѳкемне Улына тапшырды. Кем Улын ихтирам итми, шул Аны җибәргән Атаны да ихтирам итми. Ата Мине шуның ѳчен ярата: Мин Үз тормышымны аны яңадан кабул итү ѳчен бирәм. Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә торыгыз. Син Аңа биргән кешеләрнең барысына да Ул мәңгелек тормыш бирсен ѳчен, Аңа бѳтен кешеләр ѳстеннән хакимлек бирдең.
Выбор основного перевода