һәм:– Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, шушындый балалар кебек булмасагыз, Күкләр Патшалыгына кермәячәксез, – диде.
«Менә ул монда», яки: «Әнә тегендә», – дип беркем дә әйтмәс. Чѳнки Аллаһы Патшалыгы сезнең арада.
Яратканнары арасында без беренче җимеш булсын ѳчен, Ул безне, хакыйкать сүзе аша, Үз ихтыяры белән барлыкка китерде.
Фани орлыктан түгел, бәлки фани булмаган орлыктан, Аллаһының тере һәм мәңгелек сүзе аша, яңадан тудыгыз бит.
Аллаһыдан туган гѳнаһ кылмый, чѳнки аңарда Аллаһыдан бирелгән орлык кала. Һәм ул кеше гѳнаһ кыла алмый, чѳнки ул Аллаһыдан туган.