Яхъя шаһитлек бирү ѳчен килде. Ул, барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлек бирергә килде.
Минем артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, – дип җавап бирде.
Бу вакыйгалар Яхъя пәйгамбәр чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйтәниядә булды.