Иман китереп, суга чумдырылу йоласын үткән кеше коткарылачак, ә иман итмәүче исә, хѳкем ителәчәк.
Улына иман китерүченең мәңгелек тормышы бар, ә Улына иман китермәүче тормыш күрмәячәк, бәлки аның ѳстендә Аллаһының ачуы торачак.
Мине җибәргән Атамның ихтыяры шул: Улын күрүче һәм Улына иман китерүче һәркемнең мәңгелек тормышы булсын, Мин аны соңгы кѳндә терелтеп торгызачакмын.
Әмма Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гѳнаһлылар булган чакта ук безнең ѳчен үлде.
Үзенең Улын кызганмыйча, Аны безнең һәммәбез ѳчен биргән Аллаһы, Аның белән бергә һәрнәрсәне безгә бүләк итеп бирмәс микәнни?