Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Гайсә аларга җавап бирде:– Кияү егете үзләре белән бергә булганда, туйдагы кунаклар кайгыра алырлармы? Әмма килер бер кѳн: алар яныннан кияү алыныр, һәм шул чакта алар ураза тотарлар. – Күкләр Патшалыгы нәрсәгә охшаган? Күз алдыгызга китерегез: патша үзенең улы ѳчен туй мәҗлесе үткәргән. Гайсә аларга әйтте:– Кияү егете туйдагы кунаклар белән булган вакытта аның дуслары ураза тота алырлармы? Кияү алар белән бергә булганда, алар, әлбәттә, ураза тотмыйлар! Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз. Ул моны бердәмлекне бик гүзәл, һичнинди тапсыз, җыерчыксыз һәм башка җитешсезлекләрсез, ягъни изге һәм керсез итеп Үз алдына китерү ѳчен эшләде.
Выбор основного перевода