Яктылык караңгылыкта яктыра, караңгылык исә аны сүндерә алмаган.
Дѳньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде.
Ул дѳньяда булды, ләкин дѳнья, Аның аша яратылган булуга карамастан, Аны танымады.
Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде.