Ул сүзен дәвам итеп:– Менә шуның ѳчен Мин сезгә, Атам җибәрмәсә, Минем янга беркемнең дә килә алмаячагын әйттем, – диде.
Гайсә җавап биреп:– Сиңа югарыдан бирелмәгән булса, Минем ѳстән һичбер хакимлегең булмас иде, шуңа күрә Мине сиңа тапшырган кешенең гѳнаһы синекеннән зуррак, – диде.
Сине кем ѳстен итеп куя? Син кабул итмәгән берәр нәрсә бармы? Ә инде кабул иткәнсең икән, ни ѳчен кабул итмәгән кебек мактанасың?
Мондый хѳрмәтле бурычны кеше үз ѳстенә үзе йѳкли алмый, аны, үз вакытында Һарунны сайлаган кебек, Аллаһы Үзе билгеләп куя.