Алар үзләренең шәкертләрен Һируд тарафдарлары белән бергә Гайсә янына җибәрделәр.– Остаз, – диделәр алар, – Синең дѳрес Кеше булуыңны һәм Аллаһы юлына хакыйкать буенча ѳйрәтүеңне без беләбез. Кешеләрнең Синең хакта нәрсә уйлаганнары Сиңа мѳһим түгел, чѳнки Син кешене кешедән аермыйсың.
Кайбер фарисейләр исә:– Бу Кеше шимбә кѳнне тотмый, шуңа күрә Ул Аллаһыдан түгел, – дип әйттеләр.Ә башкалары:– Гѳнаһлы кеше мондый могҗизалы галәмәтләрне ничек эшли алсын? – диделәр. Һәм алар арасында бәхәс чыкты.
Ул Кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде.
Исраил ирләре! Бу сүзләрне тыңлагыз: белгәнегезчә, Аллаһы сезнең арагызда Гайсә аркылы кодрәтле эшләр, могҗизалар, галәмәтләр кылды һәм шул эшләре белән насаралы Гайсәнең сезнең ѳчен билгеләнгән Зат икәнен исбат итте.