Сиңа хак сүз әйтәм: без нәрсә белсәк, шуны сѳйлибез; нәрсә күрсәк, шуңа шаһитлек бирәбез; ә сез безнең шаһитлегебезне кабул итмисез.
Сезнең хакта күп сѳйләп, сезне хѳкем итә алыр идем. Әмма Мине Җибәрүче хак, һәм Аннан нәрсә ишетсәм, Мин дѳньяга шуны сѳйлим.
Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чѳнки хезмәтче хуҗасының нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атадым, чѳнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә белдердем.