Сүзен тәмамлагач:– Шимун, тирәнгәрәк кер дә ятьмәләрегезне салыгыз, – диде.
Шимун Аңа:– Ѳйрәтүче! Без тѳн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, Син кушасың икән, ятьмәне салам, – дип җавап бирде.
Шулай эшләделәр һәм аларга бик күп балык эләкте, ятьмәләре аздан гына ертылмый калды.
Балыкчылар, башка кѳймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләре килгәч, бергәләп, ике кѳймәне дә шыгрым тутырдылар, хәтта кѳймәләре аздан гына батмый калды.